Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Чаңгы ярышында район халкы да читтә калмады

Узган шимбәдә «Татарстан чаңгы юлы-2022» ярышлары узды. Быел ул 40нчы тапкыр оештырылды һәм Яшел Үзәндә 1134 катнашучы чаңгыга басты. Балалар да, өлкәннәр дә читтә калмады. Иң кечесенә - 4, ә олысына 89 яшь иде.

Шәһәрдә ике урында - “Маяк” спорт комплексы территориясендә һәм Мирный микрорайоны чаңгы базасында узды.

Әлбәттә, район да читтә калмады. Барлыгы 800ләп кеше үзен сынап караган. Васильево, Бишнә, Бәчек, Рус Әҗәле,  Раифа халкы ярышларда актив катнашты.

 

- Быел традицион "Татарстан чаңгы юллары" ярышларына җылы һава торышы үз йогынтысын ясады, әмма чаңгычыларның энтузиазмы бөтенләй кимемәде һәм җанатарларның кәефен бозмады, - дип билгеләп үтте Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриев.

 

Иң яшь катнашучыга – 9, иң өлкән чаңгычыга - 53 яшь.

 

Спорт бәйрәме барышында чаңгыга чыккан яки спортчыларга көч биреп торырга килгән һәркемгә самавырдан чәй һәм кайнар коймак тәкъдим ителде.

 

Җиңүчеләр истәлекле медальләр һәм иганәчеләр – җирле эшмәкәрләрдән спорт бүләкләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев