Өч көн эчендә – 22 мең сум
Яшел Үзәннең дүрт «Мобиль банк» программасын кулланучы өч көн эчендә банк картасыннан 22 мең сум акчасыннан колак каккан.
Берсендә 38 яшьлек ханым билгесез сайтка сылтама бирелгән СМС-хәбәр алган. Ул анда керергә теләп тә, керә алмаган. Картасыннан 7 мең сум акча югалту өчен шул җиткән дә. Башкалар да акчаларын шундый ук схема буенча югалаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев