Без инде бер ай, ике, ярты ел, бер ел бергә, тик көтелгән бәхет һаман юк. Ай саен, менә булыр, дип көтәбез, тест сатып алабыз, әмма хыялдагы ике кызыл сызык күренми. Мондый хәл күп гаиләләргә таныш. Һәм күңелгә шом салучы: «Әллә бала таба алмыйммы? Балага узу өчен нишләргә?» - дигән сораулар...
Нуриевлар клиникасының Казан филиалы табиб-репродуктологы Ислам Ибраһимов әлеге мөһим сорауларга җавап табарга ярдәм итте.
- Ислам Мөбаризович, гаилә кайчан чаң сугырга тиеш?
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча, ел дәвамында (атнасына 2-3 тапкыр) җенси тормыш белән яшәгән парлар балага уза алмаса, бу - баласызлык (бесплодие) була. Бергә яшәүнең беренче елында сәламәт парларның 85%ы йөклелек бәхетен татый, ә калганнары - соңрак. Әгәр дә сез 30-35 яшьнең теге ягында, элек сидек-җенес органнары авырулары кичерү сәбәпле бүген репродуктив сәләтегезне шик астына куясыз икән, ярты ел буе даими җенси мөнәсәбәттә яшәп тә йөккә калмасагыз, бергәләп сәбәпләрен ачыклау һәм дәвалау методын билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баласызлыкның хатын-кыз, ир-ат һәм ике затның кушылма факторлары төрләре бар. Хатын-кыз проблемасының төп сәбәпләре булып күкәй күзәнәкләренең өлгерү һәм овуляциясе бозылу, эндометроз, аналыкта миома һ.б. авырулар тора. Шулай ук хатын-кызның яше дә мөһим фактор. Олыгая барган саен йөклелек белән бәйле кыенлыклар, өзлегүләр арта. Ә ирләр өчен яшь зур роль уйнамый.
- Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә?
- Барысы да парларның теләгеннән тора. Кемдер ашыкмый, ә кемдер 3 ай бергә яшәгәннән соң паникага бирелеп, күп төрле бер кирәкмәгән анализлар тапшыра башлый. Әгәр дә сездә балага узу белән бәйле шик туган икән, иң беренче эш итеп табибны сайлагыз. Ул гади акушер-гинеколог кына түгел, ә табиб-репродуктолог булырга тиеш. Аңарда бер тапкыр булганнан соң, кабат консультацияләр кирәк булуы мөмкин, шуңа 60 көнгә кадәр барлык кабул итүләр бездә бушлай.
- Гаилә парларын тикшерү нинди этаплардан гыйбарәт?
- Балага уза алмау сәбәбен ачыклау өчен ирне дә хатынны да тикшерү кирәк. Процедураларны Нуриевлар клиникасында узарга мөмкин. Анализлар 2-3 көндә әзер була. Тикшерүләр нәтиҗәсен электрон почта аша да алырга була. Моннан тыш, пациентлар һәрвакыт «звонок доктору» хезмәте аша табиб белән элемтәгә керә ала. Барлык парларга да ЭКО таләп ителми. Әгәр дә табиб, парлар бала табарга үзләре дә сәләтле, дип саный икән, ул ярдәм итүнең башка юлын билгели.
- ЭКО программасы нинди этаплардан тора?
- Тикшерү узганнан соң парлар протоколга кертелә. Беренче этап - препаратлар белән стимуляция. Икенче адым - хатын-кыз организмыннан күкәй күзәнәкләрен алу. Аннары, эмбриолог лаборатория шартларында ир һәм хатын күзәнәкләрен берләштерә. Төгәлләүче этап - эмбрионны аналыкка күчерү һәм 12-14 көннән соң йөклелеккә тест ясау.
- ЭКОдан соң туган балалар «йомшак» һәм чирләшкә була, диләр. Дөресме?
- Бик күп тикшеренүләр нәтиҗәсенә таянып, ЭКО-балалар табигый юл белән туганнардан берни белән дә аерылмый, дип ышанып әйтә алабыз. Аларның үсеше үз яшенә тәңгәл. Алар кияүгә чыгып, табигый юл белән бала табарга сәләтле.
Безнең максат - сезне йөкле итү генә түгел, безнең максат - баланың сәламәт тууы да. Дәвалануыгыз комфортлы, нәтиҗәле һәм иң мөһиме имин булсын өчен, сезгә тулы бер команда хезмәт күрсәтә. Без бергәләшеп инде 12 ел дәвамында гаиләләргә балалы һәм бәхетле булырга ярдәм итәбез.
Клиникага килергә мөмкинлегегез юкмы?
2017 елдан врач-репродуктологтан скайп аша консультация ала алачаксыз. Консультациядә клиникага килгәнче баласызлыкның сәбәпләрен ачыклауга юнәлтелгән план эшләргә ярдәм итәчәк. Бу сезнең вакытыгызны экономияли һәм табибка килгәнче яхшылап әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Хезмәт составы:
- 20 минут дәвамында врач белән скайп-консультация,
- Нуриевлар клиникасында беренче прием - ел дәвамында бушлай (скайп-консультация алган көннән алып): консультация, УЗИ-карау, 60 көн эчендә кабаттан консультация.
Табибка язылганчы безнең сайтта - httр://www.nnplus.ru анкета-заявканы тутырырга һәм үзегезгә уңайлы булган теләсә нинди ысул белән консультация өчен түләргә кирәк.
Яңа 2017 ел белән котлыйбыз! Үзегезгә һәм гаиләгезгә бәхет телибез.
Нет комментариев