Чапаев урамында яшәүче ир-ат дус кызын көчләгән һәм аны фатир тәрәзәсеннән ыргыткан
Җинаятьче тоткарланган. Көчләү турында җинаять эше кузгатылган.
Җинаять Казанның Чапаев урамындагы йортларның берсендә була. 37 яшьлек казанлы үз өендә 33 яшьлек дус кызы белән мәҗлес уздыра. Соңыннан ир-ат кунакка һөҗүм итә, аны көчли һәм тәрәзәдән этеп чыгара.
Нәтиҗәдә, зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерәләр. Аның умыртка сөяге һәм оча сөяге сынуы ачыклана.
Тatarstan News
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев