Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчләр үрә торды откбүләканымны белгәч

Бүләкне былтыр да отты, быел да

Безнең редакция узган яртыеллыкта да газетага язылучылар арасында лотерея уеннары оештырды дип күп тапкыр яздык инде. Күптән түгел бүләк откан бәхетлеләр исемлеген дә сезнең карамакка бирдек. Шундыйлар арасында күптәнге һәм даими газета укучыбыз Шәүкәт абый Гыйззәтуллин да бар. Аның өчен без бер шатлансак, үзенең дә шатлыгы күренеп тора. Алай гына түгел, ул мондый редакция бүләген инде икенче тапкыр ота.

-Бәхет кояшы шулай елмаеп тора миңа. Былтыр кәстрүл откан идем. Быел – фен. Чәчләр үрә торды фен отканымны белгәч. Мин бит редакция урнашкан йортта 50 ел яшим, аның үзенә күрә хуҗасы кебек. Шуңа күрә бүләк тә белә кем кулына керәсен. Махсус эшләсәң дә болай килеп чыкмас иде югыйсә. Ә газетаны бик яратып укыйбыз. Бер генә теманы да, мәкаләне дә аерып күрсәтмим, һәммәсен укып барабыз. Хатыным да бик нык укый, башка төрле газеталарны да алдырабыз, киосклардан да сатып алабыз. Ә менә «Яшел Үзән»гә аерым язылабыз. Анысы – бәхәссез! Редакция хезмәткәрләренә дә, барлык газета укучыларга зур уңышлар телим! – диде Шәүкәт ага.

Ә бүләкне ул хәзер үк хатынына тапшырачагын һәм аңа һичшиксез билгеләнеш табылачагын да белдерде.

Шәүкәт Гыйззәтуллиның бу бүләге соңгысы булмасын, тагын күп еллар газәтаның якын дусты булып калсын. Без аның үзен дә бик хөрмәт итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев