Бәйрәмегез тәмле булсын!
Сыер итен горчицада маринадлыйбыз: 1 кг иткә бер аш кашыгы горчица, төелгән борыч һәм тоз салабыз.
Аерым савытта өч аш кашыгы майонезны суганлы-сарымсаклы боламык белән кушабыз (3 баш суган һәм 3 тырнак сарымсакны блендер ярдәмендә ваклыйбыз) һәм әлеге соус белән итне маринадлыйбыз. Каплап, 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев