Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бәйрәмдә почта ничек эшли?

Ноябрьдәге бәйрәм көннәрендә Россия почтасы башка төрле график буенча хезмәт күрсәтәчәк.

"Татарстан почтасы" идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 һәм 5 ноябрьдә - бәйрәм алды көннәрендә почта бүлекчәләренең эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә барлык почта бүлекләре дә эшләмиячәк. 6 ноябрьдә исә (10:00-14:00 сәгатьләрдә), Казанда бер генә почта бүлеге хезмәт күрсәтәчәк. Ул Кремль урамы 8 йорт адресы буенча урнашкан.


Вакытлы матбугат басмалары һәм почта аша җибәрелгән башка төр әйберләр 4 һәм 6 ноябрьдә таратылмый. 7 ноябрьдә барлык почта бүлекләре дә гадәти график буенча эшләячәк.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев