Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бәйрәм кәефе һәркемнең үзеннән тора

Олы Ачасырда бәйрәм быел яңа җирдә - иске балалар бакчасы урынында үткәрелде. Атналар буе коеп яуган яңгыр, авыл читендә - тау үзәнлегендә уздырырга мөмкинлек бирмәде. Гадәтләнгән урында булмаганга гаҗәпләнүчеләр дә табылгандыр. Әмма бәйрәм кәефе һәркемнең үзеннән тора.

Оештыручыларның тырышлыгы әллә каян күренә. Инде кеше аягы ничә еллар басмаган урын тамырдан чистартылган, кунакларга сәхнәсе, урындыклары куелган иде. Рәхәтләнеп бәйрәм итәргә алып баручылар да өндәп кенә тора. Тик уеннарда катнашырга теләк белдерүчеләр бармак белән генә санарлык, әйтерсең лә, таш күтәрергә кушалар. Бүләкләре дә шәп. Мәсәлән, мин үзем юрган, әллә ничә сөлге һәм башка бик күп әйбер отып кайттым. Анысыннан бигрәк, күңелле хис кичерешләр үзе ни тора! Милли бәйрәмебезгә яңа уеннар да кертелде. Гаиләсен кул арбасына утыртып йөрү бәйгесендә Гыйльмановларга тиңнәр булмады. Алар авыл җирендә иң кирәкле әйберләрнең берсе - шул ук арба белән бүләкләнде. «Кайсы урам халкы шәбрәк бии» дип аталган конкурста Үзәк урамда яшәүчеләр махы бирмәде. Олысы да, яше дә туйганчы биеде. Бүләк нинди дип кызыксынучыларга: җиңгән команда август аенда Урам бәйрәме уздырырга тиеш була икән. Менә шулай, кызык иттеләр.
Бәйрәмнең кульминацион уены - көрәшкә читтән килгәннәрне кертмәделәр. Бары Олы Ачасыр егетләре генә бил алышты. Дөрес, кунак егетләре матур алымнар кулланып, көрәшне ачып җибәрде. Аннан мәйдан балалар һәм өлкәннәргә бирелде. 2017 елның Олы Ачасыр сабан туе батыры булып, Нияз Яруллин калды. Ул тәкә һәм мультиварка белән бүләкләнде. II, III, IV урын яулаучылар да кыйммәтле призларга лаек булды.
Мал-туарны карап, сыерларны сауганнан соң, халык янә бәйрәм мәйданына кичке дискотекага җыелды. Төн буе аяклар талганчы биедек, аллы-гөлле салют карап, менә бит, оештырсаң, авыл җирендә дә күңелле итеп бәйрәм итәргә була, дип сөендек. Афәрин, олы ачасырлылар!
Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев