Яшәеш

Быелгы җәй бик истә калырлык булды! Укучыбыз язмасы

Җиләкле җәй булды да соң!!!

Каен җиләген дә, җирнекен дә чиләкләп кенә җыйдык. Мин, гадәттә, ялгызым гына кырга , болынга чыгып китәргә яратам. Уйланып, хыялланып, җырлап, шигырь язып, рәхәтләнеп йөреп була үзең генә булганда.
Телисең - кайтып китәсең, теләмисең -каласың... Беркем өйрәтми, беркем бер сүз әйтми... Беркөнне, Маһирәҗәп бергә барабыз, дигәч, алар белән барып карарга булдым...Күршеләре Әгъләм дә, хатыны Резедә дә бик ачык йөзлеләр. Берсүзсез кем тели, шуны гомер буе машиналарында җиләккә йөртәләр. Рәхмәт ачык йөзләренә, җор телләренә, тәмле сүзләренә... Ул көнне дә 5әү идек. Моңарчы мин бармаган болынлыкта шаярып, көлеп, җыеп бетереп булмаслык җиләкне җыю күңелле булды. Ир кеше булса да, бездән калышмады, күбрәк тә җыйды бугай әле Әгъләм. Аргач, машина белән кайтуы бик рәхәт, ватылмыйча йөрсеннәр!!!
Җиләкне җыюы күңелле үзе, кышын күп тә ашамыйсың, тик без җиләккә бармыйча яши алмый торган буын. Бардык, барабыз, барачакбыз... Аллаһ исәнлекне бирсен!!! Кайткач эшкәртәсе дә бар бит әле аны. Гөлфәния барысын да чистартам, ди. Аңар бармакларың калмас. Бигрәк молодчина!!! Беренче көнне ике 10 литр­лы чиләк белән җир җиләге алып кайттым да... Чиләкнең берсен 8 сәгать буе чистартып, хәлдән тайдым да, калганнарын йә катырырга куйдым, йә чиләкләп балаларга,туганнарга дусларга өләштем, йә иттарткычтан чыгарып кайнаттым. Ураза вакытында бер җиләк кабарга да ярамый бит әле ул!!!
Телефоннан балалар, сеңелләрем, апалар әйтеп тора: йөрмә азап­ланып, елан бар дип тә әйтәләр, диләр. Бер сеңелем әйтә: апа, кулыңа таяк тотып йөр, ди. Аллаһ сакласын ул елан чагасы булса, таякка гына карап тормас... Мин бит аны ике-куллап җыям. Таяклы килеш ничек җиләк җыеп булсын!!! Быел яңа урыннарда җиләк барын белгәч, шунда җыйдым. Юл кырыена әлсерәп чыгып җитсәң, тау менгәндә булса да, узгынчы машиналар утыртып менә. И рәхмәт укыйсың инде аларга... Мине элекке укучыларым Марат та, Илүсә дә, Илгиз Лилиясе дә, Гөлфәния­нең Мәмдәл килене дә (исемен сорамаганмын) юл уңае туктап, утыртып менүләренә шулкадәр рәхмәт укыдым. Суыткычны ачкан саен, әле дә рәхмәт әйтәм үзләренә... Мари Кавалы, Татар Кавалы болыннары, үпкәләп калмагыз тагын, быел ерак дип, эссе дип, сезгә бик бармадым. Исән булыйк, киләсе елларда барып җыюлар язсын!!!
Сөмбелә Абдуллина,
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Быелгы җәй бик истә калырлык булды! Укучыбыз язмасы
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш