Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Быел уңыш урынына бәяләр үсә

Суык җәй бәяләр артуына китерәчәк, дигән фаразлаулар буш сүз генә түгел бугай. Язгы һәм җәйге аномаль суыклар аркасында иртә өлгерә торган уңыш датасы артка чигенде һәм шуңа бәйле рәвештә инфляция үсеше дә үзен көттермәде (ул яз өчен 0,1-0,2% тәшкил иткән).

Хәзерге вакытта бу күрсәткеч Россия үзәк банкы билгеләгәннән артып китеп, еллык аермасы якынча 4,1% тәшкил итә. Илебезнең үзәк өлешендә тотрыксыз һава торышына бәйле рәвештә, хәл җәй башына да яхшы якка үзгәрмәгән. Яңгырлар күп яву сәбәпле, бәрәңге уңышы да куркыныч астында. Шулай да, экспертлар уйлавынча, бөртеклеләрнең яхшы уңышы җәй ахырына инфляцияне акрынайтырга мөмкин.
Апрель һәм майда еллык инфляция 4,1% тәшкил итте дидек, ә элек яз ахырына бәяләр базарга иртә өлгергән уңыш керү хисабына төшә иде. Икътисад өлкәсе быел да шуны көтте. Әмма бу фаразлау чынга ашмады. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя динамикасы инфляция үсешенең сәбәбе булды: апрельдә ул 3,1%тан тизләшсә, майда еллык аерма 2%ка кадәр артты. Моны, әлбәттә инде суык һава торышы белән бәйлиләр.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча 2017 елның апреле 2010 елдан бирле иң салкыны һәм 30 ел дәвамында иң дымлы ай икән. Май белән июнь дә аңардан калышмый. Росстат мәгълүматларына күз салсак, июньнең икенче атнасына җиләк- яшелчә продукциясенә бәяләр инфляциясе 2,2% тәшкил итә. Ә 2016 елның шул ук вакытында бу күрсәткеч нибары 0,3% булган.
Бакча культураларына бәяләр алга таба да мондый тизлек белән үссә, ташландык бакча участокларына талаш башланмагае әле.
Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев