Быел Мәккәгә хаҗ кайчан һәм юлламаның бәясе күпме булачак?
" ТР Мөселманнарының диния назәрәте Хаҗ" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов сүзләре буенча, 2016 елда Татарстан хаҗилары Мәккәгә, якынча, 26-27 августта китәчәк, ә сентябрьнең урталарында яки ахырында әйләнеп кайтачак.
Шуның өстенә, татарстанлыларга хаҗга "суперэкономияле тариф" белән 120 мең сумга барырга тәкъдим итәләр (Мәскәүдән Дубайга самолет белән, аннары Мәккәгә - автобуста). Ә менә Казаннан Джиддага (Мәккәгә иң якын аэропорт) туры очу 240 мең сумга төшәчәк.
"Быел хаҗ арзанайды. Бу - хаҗ кылырга теләүчеләр артсын, дигән уй белән эшләнде," - ди Ранис Вахитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев