Бәйгеләр берләштерә
Зона фестивале Яшел Үзәндә узды һәм барыбызны да шаккаттырды.
Яшел Үзәндә «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестиваленең зона этабы үткәрелде. Анда республика районнары: Тәтеш, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагыннан җиде команда катнашты.
Аларның барысы да әлеге фестивальнең муниципаль этабын узган көчледән-көчле командалар иде. Шуңа да инде мәртәбәле жюрига республика этабында катнашырга җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады.
ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты әлеге фестивальне 2019 елдан бирле уздыра. Проект буыннар арасында элемтәләрне үстерүгә, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә бәйләнешләрен һәм дәвамчанлыкны ныгытуга, киң җәмәгатьчелеккә Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
«Родина» музыкаль театрында узган әлеге фестиваль гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләр күргәзмәсеннән башланып китте һәм чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Андагы миллилекне, татар халкына гына хас булган кунакчыллыкны, искиткеч осталык белән әзерләнгән сый-хөрмәтне сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел иде. Зона этабына һәр район бик нык әзерләнеп килгән. Нәсел агачы – шәҗәрәне дә һәркайсы үзенчәлекле итеп тәкъдир итте.
Конкурс әкрен генә театр сәхнәсенә күчте. Иң беренче итеп катнашучыларны һәм кунакларны Зеленодольск ра йо ны башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.
– Бу шәҗәрәләр конкурсы безне берләштерә, чөнки халкың, туган ягың тарихыннан һәм гаилә традицияләрен ныгытудан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин?! – диде Михаил Афанасьев.
– Буыннар хәтере һәр кеше тормышында бик мөһим. Без нәселебезнең тарихын өйрәнеп, аның гореф-гадәтләрен саклап, Ватаныбызның һәм халкыбызның никадәр көчле булуын беләчәкбез», – дип билгеләде Гөлнара Габдрахманова.
Аның әйтүенчә, әлеге бәйгедә җиңелүчеләр юк, чөнки фестивальнең төп максаты – гореф-гадәтләрне, милли йолаларны, киемнәрне, ашларны, телне, асылда – милләтне саклап калу.
Ә инде сәхнәдә дәвам иткән бәйге чын бәйрәмгә әйләнде. Анда сәхнәләштерелгән күренешләр зур осталык белән әзерләнгән иде.
Безнең районнан бу чарада Осиново бистәсеннән Гомәровлар гаиләсе (рәсемдә) катнашып, сәхнәдә алар «Балага исем кушу» йоласын тәкъдим итте. Бу гаиләдә биш бала тәрбияләнә, шуңа күрә мондый йола аларга бик якын. Яңа туган бәбигә исем кушу – бәби туен халыкыбыз гомер-гомергә зурлап билгеләп үтә торган булган. Кунаклар да үзләренең иң кадерле бүләкләре белән килгән. Әлеге сәхнәләштерелгән күренештә барысы да булды: мулланың исем кушуы да, җырлар да, теләкләр дә, бүләкләр дә. Күргәзмәдә дә аларның ниләр генә юк иде. Визит карточкалары, мөгаен, балан бәлеше, балан катыгы, борынгы ризыкларның берсе – әлбә булгандыр. Бу гаилә үзе кошчылык белән шөгыльләнгәч, каз-үрдәктән тә ризыклар тәкъдим ителде. Бал-май – шулай ук гомер-гомергә татар халкының табын күрке. Тортны да үзенчәлекле итеп, яши торган йортларын хәтерләткән формага кертеп ясаганнар. Шулай ук, әбиләренең бирнәгә бирелгән бик матур камзулы да, чигелгән намазлыгы да, иске дәфтәрләре дә кызыклы булды. Чигелгән камзул яныннан, хәтта Михаил Афанасьев та битараф узып китә алмады, аны дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахмановага кидертеп карады.
Менә шундый көчле фестивальнең кызыклы зона этабы булды ул. Әлеге бәйрәмдә катнашучыларның да, кунакларның да ул хәтерендә озак сакланыр, һәрберебездә үзебезнең нәселебезгә карата кызыксынуны уятыр, туганлык җепләрен ныгытыр һәм шуның белән милли аңыбыз ны үстерер дип әйтергә кирәк. Респуб лика хөкүмәте дә юкка гына бу конкурска зур игътибар бирми. Чөнки ул безнең яшәешебез нигезе. Чөнки тарихтан башка киләчәкне күреп булмый.
Һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади традицияләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Мондый бурычны үтәргә нәкъ менә шундый чаралар этәргеч булып тора.
Әлеге фестивальдә беренче урынга Буа районы лаек булса, Кайбычныкы икенче баскычта. Ә безнең районны яклаган Гомәровлар гаиләсе мәртәбәле өченче урын яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев