Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйгедә катнашучылар бүләкләнде

Бу авыру дигәннәре тормышыбызга күп үзгәрешләр кертте. Берни эшләп булмый, төрле чикләүләр белән яшәргә өйрәнеп киләбез. Шунысы гына күңелгә тия, күзгә-күз очрашып, аралашу икенче планга күчте.

Хәзер күп чаралар онлайн үткәрелә. Хәер интернетның да файдасы бар, ул моңа кадәр уздырылган бәйгеләрне оештырырга бер мөмкинлек бирелә.
Бакырчының «Суфия» мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе менә ин де ничә елдан бирле балаларны, укучыларны үзенә җыйды һәм анда республикабызның төрле ра йоннарыннан да килеп катнаштылар. Бик күркәм, матур бәйрәм буларак үтә иде ул. Шөкер, быел бу бәйгене уздыру җае табылды.

Бакырчы мәчете аны «Яшел Үзән» редакциясе белән берлектә оештырды һәм ул бертуган Рафикъ һәм Рәшит Бәхтияровларның якты истәлегенә багышланды. Республикабызның, район һәм шәһәребезнең иманлы балаларының Коръән аятьләрен күңел биреп укуларын социаль челтәрләребездә, сөбеһанАллаһ дип сокланып, карап бардык.

Барлыгы 30 бала катнашты һәм нәтиҗәне ра йон мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ясады.
Җиңүчеләр түбәндәге төркемнәр буенча билгеләнде:
8 яшькәчә балалар:

  • I урын – Хәят Нуруллина (6 яшь, Яшел Үзән);
  • II урын - Зәйнәп Сәлахиева (5 яшь, Мулла Иле);
  • III урын – Сөмәйя Гыйсмәтуллина (7 яшь, Яшел Үзән).

8 яшьтән өлкәнрәкләр:

  • I урын – Сәкинә Буриева (13 яшь, Казан);
  • II урын – Йосыф Латыйпов (10 яшь, Осиново);
  • III урын – Гөлсәрвәр Шәйхетдинова (15 яшь, Бакырчы).

Бүләкләр биредә санап үтелгән җиңүчеләргә генә түгел, һәрбер катнашучыга әзерләнде. Шуңа күрә, 30 катнашучының һәммәсен дә көтеп калабыз.

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгенең иганәчесе – мәрхүмнәрнең апасы Әлфия ханым Бәхтиярова һәм мәрхүмнәрнең гаилә дусты Илгиз Җамалетдинов.

Шәһәребезнең Гоголь урамында урнашкан 23а йорты адресы буенча бүләкләрне килеп ала башладылар. 8 яшькәчә балалар төркемендә
I урынны яулаган Хәят Нуруллина дип лом һәм акчалата бүләкне гаиләсе белән килеп алды һәм редакциябез бала-чаганың көлкеле шау-шуына күмелде. Нуруллиннар гаиләсендә бүген өч бала тәрбияләнә. Олысы Хәяткә – 6 яшь, Хәсәнгә – (ул шулай ук бәйгебездә катнашучы иде) 4, ә төпчекләре Сәйдәгә 1 яшь тә 8 ай. Балалар 11нче «Антошка» балалар бакчасының гаилә төркеменә йөри. Ягъни тәрбияче апалары әниләре – Илмира. Ул дәүләт ярдәмендә, күп балалы ана буларак, өендә гаилә төркемен булдырган һәм моның өчен хезмәт хакы ала. Илмира белеме буенча татар һәм инглиз теле укытучысы. Гаилә төркемен булдыруның Нуруллиннар гаиләсе өчен уңай яклары бихисап.

Балалар милли рухта, ана телендә сөйләшеп тәрбияләнә. Үз ояларында гына йомылып утыралар икән дигән сүз аларга, гомумән, кагылмый. Хәят инде 1,8 яшьлек булганда ук шәһәребездә уздырылучы Коръән укучылар бәйгесендә катнашкан. Үсә-үсә Казанга да чыкканнар. Халыкара конкурсларда җыр буенча да үзен сынаган. Шулай ук «Йолдызлык» фестивалендә конферансье номинациясендә II урынны яулаган. Әле менә бу көннәрдә генә «Татар сүзе» бәйгесе өчен «Тәүфыйклы песи» әкиятен сәхнәләштергәннәр. Болар Хәят һәм Хәсәннең берничә уңышы гына. Тиздән аларга Сәйдә дә кушылыр. Апасы белән абыйсы намаз укыганда ул да рәвешен китереп, арттан калмаска тырыша икән.

 

– Балаларым Коръән аятьләрен тиз сеңдерәләр, җиңел өйрәнәләр. Авыру тарала дип тормадыгыз, рәхмәт, бәйгене үткәрү җаен таптыгыз. Сабыйларны сөендергәннәре өчен оештыручыларга да, иганәчеләргә дә Аллаһ Тәгалә әҗер-савабын бирсен, – ди Илмира Нуруллина.

 

Иманлы, тәүфыйклы, ана телен белгән һәм хөрмәтләгән балалар – безнең киләчәгебез. Һәм нәкъ менә шундый малай-кызларның күп булуын әлеге бәйге тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев