Бәйгебез җиңүчеләре, сезнең игътибарга!
Хөрмәтле дуслар, безнең Яшел Үзән хакимияте белән берлектә оештырылган «Чәчәкле ишегалды – 2021» фотоконкурсында катнашучылар арасында, жюри составы тарафыннан, җиңүчеләр ачыкланды.
Һәр катнашучыга, матур-матур чә чәкләр, төрле сыннар-эшләнмәләр белән авыл урамнарын аллы-гөлле төсләргә баетканыгыз, якын-тирәдәгеләрегезнең кәефен күтәргәнегез өчен рәхмәт әйтәбез!
Ә хәзер, рәхим итеп, бәхетле җиңүчеләребез белән таныш булыгыз:
- I урын – Хәмидуллиннар гаиләсе – Карашәм – 40 000 сум;
- II урын – Динә Рәхмәнколова – Осиново – 30 000 сум;
- III урын – Розалия Шиһапова – Норлат – 10 000 сум.
Финалистлар (һәрберсенә 5 000 сум):
- Гөлинә Нигъмәтуллина – Күгеш
- Әлфия Җәббарова – Акъегет
- Лилия Фәтхуллина – Бишнә
- 4. Гөлнара Сибгатуллина – Бәчек
- Гөлфирә Бикмуллина – Бакырчы
- Венера Гарипова – Татар Танае
- Нәбиуллиннар гаиләсе – Мамадыш Әкил
- Әдиятуллиннар гаиләсе – Норлат
- Рәшидә Мостафина – Татар Танае
- Лилия Сибгатуллина – Норлат
- Иң матур мәктәп ишегалды номинациясендә җиңүче – Норлат урта мәктәбе – 20 000 сум.
- Иң матур балалар бакчасы ишегалды номинациясендә җиңүче – Мулла Иле «Сөмбел» б/б – 20 000 сум.
- Иң матур социаль оешма ишегалды номинациясендә җиңүче – Норлат авылы «Хәмзә» мәчете – 20 000 сум.
- Бәйгебездә иң актив катнашкан авыл җирлеге башлыгы – Фәнис Фәрит улы Мирхәтуллин – 15 000 сум.
- Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләкләрегезне тантаналы рәвештә тапшыру өчен 30 август 18:20 сәгатьтә – Республика һәм шәһәр көннәре бәйрәменә, «Авангард» стадионында көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев