Бәйге дәвам итә, ашыгыгыз!
Февраль аена да аяк бастык, димәк иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне якынлаша.
Шушы бәйрәм уңаеннан "Яшел Үзән" редакциясе "Әллә каян күренеп тора - солдатта булган, диләр" бәйгесен игълан итүгә, редакциябезнең электрон почтасына хәрби хезмәттә төшерелгән фотолар килә дә башлады. Сез алар белән сайтыбызда таныша аласыз - http://yashel-uzan.ru/gallery/category/43-l-------r.html
Армиядә хезмәт иткәндә, кайткач, йә булмаса озату кичәсендә төшкән фотоларыгызны редакциябезнең "вконтакте" төркеменә - https://vk.com/gazeta_yashel_uzan яки yashel_uzen@mail.ru электрон адресына юллагыз.
Бәйгегә фотоларны 8 февральгә кадәр кабул итәчәкбез. Аннан тавыш бирү юлы белән җиңүчене билгелибез һәм бәйрәм белән котлаячакбыз.
Санаулы көннәр генә калды, ашыгыгыз!
Айрат Насыбуллин. Яшел Үзән.

Хәйруллин Ирек.
.jpg)
Гафиятуллин Фəнил Фəрит улы. Күгəй авылы. 2015-2016нчы елларда Түбəн Новгород шəһəрендə II дəрəжə М.Кутузов, А.Суворов, Кызыл Байрак орденнарына ия булган 9нчы аерым мотоукчылар бригадасында хезмəт иткəн.
.jpg)
Гафаров Марсель Мансур улы. Яшел Үзән районы, Күгәй авылы.
.jpg)
Талипов Әнвәр Гусман улы. Хәрби диңгезче, 1974-1977 еллар.
.jpg)
Харисов Рүзил Рәмил улы. Норлат авылы. ВДВ, Омск шәһәре.

Әтиебез, Вәлиуллин Илдар Әнвәр улы. Яшел Үзән районы Чүрчиле авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Әтиебез хәрби хезмәттә булды дип кенә әйтү аз булыр, чөнки ул Әфган сугышнда да катнаша (һава десанты гаскәрләрендә). Без әтиебез белән горурланабыз! - дип тә өстәп куя кызы Гөлинә Хәмитҗанова.
.jpg)
Борһанов Илдүс. Акъегет авылы. Архангельск өлкәсе. Космодром "Плесецк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев