Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел Яшел Үзән районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 71 яңа уңайлы ишегалды барлыкка киләчәк

Безнең һәм республиканың башка районнары ишегалларының адресларын tatar dvor сайтында "документлар" бүлегендә карый аласыз. Әгәр программа буенча ниндидер сорау яки конкрет үз ишегалды буенча теләк-тәкъдимнәр бирергә телисез икән тәүлек буе эшли торган кайнар линия 8 (800) 27-520 телефонына шалтырата яки @dvor.tatar. Instagram-аккаунтка яза аласыз.

Төзелеш эшләре 2 айдан да башланачак, ә хәзер проектлаучылар төзекләндерү схемаларын эшли, аннары аларны сезгә тәкъдир итү һәм фикерегезне исәпкә алып, аларны эшләп бетерәчәк. Проектлаучылар белән очрашуларның күп өлеше узды инде, ләкин әгәр сезнең ишегалдында фикер алышулар булмаса, сезне бу хакта алдан ук кисәтәчәкләр — подъездларда белдерүләр пәйда булачак.

Төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны очрашуда архитекторлар һәм район хакимияте тәкъдим итәчәк. Очрашу датасын да алдан ук игълан итәчәкләр - үз подъездыгыз янында игъланнарны карап барыгыз! Схемаларның җәй буе ишегалдында торачак, эшләрнең сыйфатын һәм барышын контрольдә тота алачаксыз, берәр нәрсә була калса, бу хакта кайнар линия телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең яңа уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк — барлыгы 6923. Ә 2022 елда программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев