Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел Яшел Үзән районы Иҗтимагый советының яңа составының беренче эш утырышы булды

2021 елга эш планы кабул ителде, Советның эш төркемнәре составы билгеләнде һәм гражданнарны кабул итү графигы формалаша башлады.

Алар шәһәрдә генә түгел, район җирлекләрендә дә үткәреләчәк. Утырышта һәр катнашучы үзенә аерым территорияләрне беркетү буенча үз тәкъдимнәрен кертте.

Якын араларда, Яшел Үзәндә һәм район җирлекләрендә гражданнарны кабул итү көннәре, урыны һәм вакыты турындагы мәгълүмат ЗМР рәсми сайтында, район һәм социаль челтәрләрдә Иҗтимагый совет төркемнәрендә бастырылачак. Инде хәзер үк Җәмәгать Советы секретареның 8-953-486-01-01 телефоны буенча кабул итүгә язылырга мөмкин.

ТР да Бала хокуклары буенча вәкил каршындагы Балалар иҗтимагый советы рәисе, Яшел Үзән районы буенча шәһәрнең 10нчы гимназия укучысы Арина Рәхмәтуллина утырышның чакырылган кунагы булды. Иҗтимагый совет рәисе һәм әгъзалары иҗтимагый актив балаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев