Быел Татарстанда авыл Сабан туйлары гына узачак
Авыл бәйрәмнәре 4 июльдә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак.
Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм эре җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июль көнне авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмә бирде, дип сөйләде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
"Зур куркыныч саклана, шуңа күрә без шәһәр, район үзәкләрендә һәм эре җирлекләрдә Сабантуй үткәрмәячәкбез дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында, җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә һәм халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне рөхсәт итәбез. Чөнки авыл Сабантуе — табигатьтә һәм зур булмаган бәйрәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады.
Авыл Сабантуен, Татарстан Президенты, дөрес дип саный. Ул - барлык туганнар, тальяннар, биюләр белән уза торган чын бәйрәм. Нинди дә булса җитди спортчылардан башка гына, теләгән һәркем көрәшә ала. Андый зур булмаган чаралар бик мөһим», - диде ул.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сабантуйны Чирмешән һәм Мамадыш районнарында үткәрмәячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев