Бишнә һәм Косякау авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуга әзер
Модульле ФАПлар биредә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы (Бишнә авылы) һәм «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы (Косякау авылы) буенча барлыкка килде.
Хәзер медицина учреждениеләре тулысынча торгызылган һәм рәсми ачылуны көтә. ФАПларга халыкка медицина һәм беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән заманча җиһазлар кайтарылды.
Бишнәдә ФАПка биш торак пункттан 700дән артык кеше беркетелгән. Элек медицина пункты бинасы авыл җирлеге белән бергә урнашкан булган.
Косякауда медпункт 1974 елда төзелгән агач йортта урнашкан иде. Әлеге ФАПка дүрт авыл халкы – 200дән артык кеше беркетелгән.
Пунктларны якын арада ачу планлаштырыла.
Бу хакта район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев