Республикада көзге ярминкәләр гөрли һәм аны Яшел Үзәндә уздыру матур бер традициягә әверелде. Бакчасы үз кишәрлеге булмаганнарга, кышка җитәрлек запас туплап, ә авыл кешесе өчен иртә яздан маңгай тирен түгеп үстергән товарын урнаштырып калу өчен менә дигән мөмкинлек тә әле ул.
Безнең районда көзге ярминкәләр быел шәһәр һәм Мирный базары, шулай ук «Яңа Тура» технополисы янында уза. 16 сентябрьдән үз продуктларын «Майский» теплицалар комбинаты», «Ак Барс» кошчылык комплексы, «ВЗП Заволжья» җәмгыятьләре һәм фермерлык хуҗалыклары җиләк-җимеш, яшелчә, ит һәм сөт продукцияләрен тәкъдим итә. Шәһәр халкы өчен дә файдалы. Алар авылда җитештерелгән, экологик яктан чиста азык-төлек икәнен күреп тора. Өстәвенә, сайлап, карап алу мөмкинлеге дә бар. Һәм биредә җаның теләгәннең барын да алырга була. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән бәяне арттырмаулары гына мөһим. Әйе, халык ярминкәгә бәясе - кесәгә, ә сыйфаты күңелгә ятышлы товар алырга дип килә дә инде. Узган шимбәдә исә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «Яңа Тура» технополисында олы буын вәкилләрен чәй белән дә сыйлап җибәрделәр.
Көзге ярминкәләр фермерларга үзләре җитештергән азык-төлекне турыдан-туры сатып алучыга җиткерү мөмкинлеге дә. Клиентлар белән аралашу аларга үз продукцияләренә сатып алучының бәяләмәсен белергә ярдәм итә.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән бәяләр:
Кош ите - 110 сум (килограммы),
Күркә ите - 200 сум,
Сыер ите - 250-300 сум,
Сарык ите - 300-350 сум,
Сыр - 280-300 сум,
Атланмай - 250-280 сум,
Югары сортлы он - 19 сум,
Борчак - 19 сум,
Бәрәңге - 12 сум,
Кишер, чөгендер, суган - 15 сум,
Кәбестә - 9 сум,
Шикәр комы - 35 сум,
Йомырка - 42-50 сум,
Сөт - 30 сум (литры).
- Безнең гаилә бәрәңге, суган, кишер кебек яшелчәләрне, кышка җитәрлек итеп ярминкәләр вакытында алып куярга тырыша. Сыйфат ягыннан да зарланырлык түгел. Кемнән сатып алуың да мөһим. Син җитештерүченең үзе белән аралаша аласың. Яхшы кешенең үстергән әйберләре дә сыйфатлы була бит ул, - ди шәһәр базары каршында оештырылган ярминкәгә килгән Сания Әхмәтшина.
Ярминкә гомер-гомергә бәйрәм кебек узган. Һәм алар 1 декабрьгә кадәр һәр шимбә үткәреләчәк. Әле кирәкле азык-төлекне алып куярга өлгермәгәнсез икән, ярминкәгә рәхим итегез.
Алия Гаязова
Нет комментариев