Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бушлай сайт аша алданучылар күбәя. Сак булыгыз!

Яшел Үзән полициясе интернет аша әйберләр сатып алганда кылынган мошенниклык очракларын теркәүне дәвам итә. Шушы көннәрдә популяр бушлай сайтларның берсендә 32 яшьлек яшел үзәнле арзан бәягә машина сатылу турында игълан таба. Күрсәтелгән номер буенча шалтырата.

Сатучы үзен Максим Алексеевич дип таныштыра. Ул үзенең Бөгелмәдә яшәвен һәм автоны энесе өчен операция ясарга акча кирәк булганга гына шулай арзанга сатуын әйтә. Хатын Бөгелмәгә барам дигәч, ул ашыкмаска куша. Машинаны сатмыйча тоту өчен 50 мең сумны алдан түләүне сорый. Хатын әлегә 5 мең сум гына түли алачагын белдереп, аның картасына шул сумманы күчерә. Күпмедер вакыттан соң Максим Алексеевич хатынга шалтыратып, энесенең хәле начарлануын, тиз арада дәваханә кассасына 52 мең сум акча күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Хатын дәваханәнең хирургия бүлгенә шалтыратып, Алексеев фамилияле авыру яту-ятмауны белешә. Чынлап та, шундый авыру ятканлыгы ачыклана. Әмма соңгы моментта хатын шикләнеп, бу алыш-бирештән баш тартып, 5 мең сум акчаны кире кайтаруны сорамакчы була. Әмма мошенникның телефоны җавап бирми.
Шундый ук юл белән 30 яшьлек яшел үзәнле дә 5 мең сум акча күчерә. 26 яшьлек егеткә 42 мең сумлык хезмәт хакы белән машина йөртүче эше җәлеп итә. Егет эш бирүче белән очрашу турында сүз куеша. Эш тәкъдим итүче вакыт юклыкка сылтап, юл уңаеннан аңа ашамлыклар сатып алырга һәм телефонына акча күчерүне сорый. Ялган «эш бирүче» очрашуга килми. Тагын ике кыз шундый схема буенча квартир наймы буенча хезмәтләр өчен берсе - 3, икенчесе 4 мең сум акча түли.
Полиция хезмәткәрләре товарны бары тик сыналган интернет-кибетләрдән генә сатып алырга куша. Заказ өчен товарны алгач кына түләргә кирәк. Һәр очракта да шәхси мәгълүматны ачып салмавың, карта пин-кодларын атамавың хәерлерәк. Әгәр дә якын кеше бәлагә тарыды дип шалтыратсалар, аның дөреслеккә туры килү-килмәвен белешергә киңәш ителә. Шикле очрак­ларга юлыкканда 02 телефоны аша шалтыратырга кирәк (мобиль телефоннан - 020 яисә 112).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев