Буш вәгъдәләр өчен җәза
Яшел Үзән суды Олы Шырдан авылында яшәүче 54 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды.
Ул РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 2,4нче өлешләре буенча җинаять кылуда (мошенниклык) гаепләнә.
Бу кеше өч ел дәвамында гражданнарны ялганлап, 2 млн сумнан артык акча үзләштергән. Аларга ул Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирүдә һәм гражданлык алуда, хокук саклау органнарына эшкә урнашуда, ирегеннән мәхрүм итү буенча җәзадан азат итүдә, Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданины эшчәнлеге турында хисап әзерләүдә ярдәм итүне вәгъдә иткән. Чынбарлыкта аның андый мөмкинлекләре булмаган. Нәтиҗәдә 9 кеше бу мошенник корбаны булган.
Суд дәүләт гаепләүчесе фикере белән ризалашып, гаепләнүчене 6 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Хәзер ул дәүләт файдасына 300 мең сум штраф түләргә һәм гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелергә тиеш. Болардан тыш, зыянны каплату буенча зарар күрүчеләрнең исклары да канәгатьләндерелгән.
Суд карары әле үз көченә кертелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев