Бурыч үтәүнең бер көне икегә тора
– Махсус хәрби операция барган территориядә хезмәт итүчеләргә нинди өстәмә социаль гарантияләр каралган?
Җавапны Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Рөстәм Әсәдуллин бирә:
– «Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хәрби хезмәт узучы хезмәткәрләргә һәм махсус полиция исемнәре булган затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль гарантияләр турында»гы Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 декабрендәге Указы белән Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хәрби хезмәт узучы һәм полициянең махсус исеме булган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль гарантияләр билгеләнгән.
Әйтик:
1) хәрби хезмәткәрләр һәм полициянең махсус исемнәре булган затлар махсус хәрби операция узган территориядә бурычларын үтәгәндә үлгән очракта, аларның гаилә әгъзаларына тигез өлешләрдә 5 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү бирелергә тиеш; шул ук вакытта гаилә әгъзалары булмаган очракта мондый түләү туганнарына тигез өлешләрдә бирү каралган;
2) яраланган, җәрәхәтләнгән яки контузия алган очракта, зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 3 миллион сум тәшкил итә.
Моннан тыш, ташламалы шартларда пенсия билгеләү өчен:
бурыч үтәүнең бер көне ике көн итеп;
гарипләнгән очракта (яраланган, җәрәхәтләнгән, контузия алган) медицина оешмаларында өзлексез дәвалануның бер ае ике ай буларак исәпләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев