Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Бурыч һәм сайлау: яшел үзәнлеләр Оборона министрлыгы белән контракт төзи

Көн саен Яшел Үзән районы хәрби комиссариатына махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт имзаларга теләп 2–3 кеше килә.

Фото: "ЯҮ" архивы

Теләүчеләр агымы кимеми, димәк, район халкы Ватан мәнфәгатьләрен яклау файдасына аңлы рәвештә сайлау ясый. Кандидатларны сайлап алу ничек бара, сугышчыларга нинди шартлар тәкъдим ителә һәм алар нинди түләүләргә ия була ала – бу хакта безнең хәбәрчегә Яшел Үзән районы хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов сөйләде.

– Бүген комиссариатка кемнәр МХОга барырга теләп килә?

– Яшь чиге киң, ләкин барлык кандидатлар да җентекле тикшерү уза. Без сәламәтлек хәленә, физик әзерлеккә, һөнәри белем булуына карыйбыз. Мәҗбүри шарт – хөкем ителмәгән булу. Әгәр кеше барлык параметрлар буенча яраклы булса, контракт беренче чиратта төзелә. Сайлап алу көн саен бара, уртача безгә көненә 2–3 кеше мөрәҗәгать итә.


– Контракт нинди срокка төзелә һәм түләүләр ничек күзаллана?
 

– Иң кыска срок – бер ел, иң озыны, теләк буенча, озаграк. Бүген финанс ягы анык рәвештә билгеләнгән: республикадан бер тапкыр 2 миллион 900 мең сум түләнә, өстәп, Россия Оборона министрлыгыннан 400 мең сум. Бу акча сугышчыга хезмәт урынына барып җиткәч, бер ай эчендә күчерелә.

Инструктор сүзләренчә, яшел үзәнлеләрнең мотивациясе югары: күпләр патриотизм хисеннән генә түгел, ә дәүләттән ышанычлы социаль яклау һәм лаеклы матди тәэмин итү буласын аңлап та бара.

Ватанны саклау – бу гади сүзләр генә түгел, ә конкрет гамәлләр. Контракт имзаларга карар кылган һәркем ил тынычлыгы һәм иминлеге өчен гомуми көрәшнең бер өлешенә әверелә. Яшел үзәнлеләр, элеккечә, батырлык һәм җаваплылык күрсәтеп, гомуми сынаулар алдында бердәм булуын раслый.

Яшел Үзән районы хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны кабул итүне дәвам итә.

Тулырак мәгълүматны сайлап алу пунктыннан яки кайнар линия телефоннары аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев