Бумеранг законы (гыйбрәтле язма)
Бер яшь хатынның фатирында кактус чәчәк аткан. Моңарчы ул дүрт ел буе, төксе чырайлы кырынмаган ишегалды себерүче кебек, тәрәзә төбендә утырган һәм менә шундый сюрприз. «Мине явыз һәм җансыз еланга санаулары сәер, – дип уйлаган хатын. – Алар хаклы түгел, явыз һәм җансызларның кактуслары чәчәк атмый».
Чәчәк атучы кактус турындагы күңелле уйлар белән ул метрода кәефсез ирнең аягына баса. Аның кисәтүенә каршы, гадәттәгечә түбәнсетүле кыяфәт белән: «Ах, әгәр дә сез шундый барин икән, таксида йөрегез!» – дип кычкырмыйча, елмаеп: «Ачуланмагыз миңа, зинһар, тотынып барырга урын юк, теләсәгез, сез дә минем аягыма басыгыз һәм аралар тигезләшә», – дип җавап бирә.
Кәефсез ир аңа әзерләп куйган әче сүзләрен кире «йота». Аннары үз стациясендә төшеп, газета сатып алганда, сдачаны дөрес исәпләмәгән сатучыга «надан сарык» дип җикеренәсе урынга: «Була андый хәлләр, тагын бер кат исәпләгез, иртәдән үк минем дә математикадан баш эшләп бетерми», – дип тынычландыра.
Сатучы мондый җавапны көтмәгәнлектән, күңеле йомшарып, көн саен иң очсыз бер газета сатып алучы, әмма бик тә матбугат укырга яратучы пенсионерга бушлай ике иске журнал һәм бер кочак иске газета биреп җибәрә. Карт бик канәгать булып, өенә кайтып китә. Өске каттагы күршесен очратып, «сезнең балагыз фил кебек басып йөри һәм ял итәргә комачаулый, яхшырак тәрбияләргә кирәк» темасына көндәлек гауганы куптармыйча, аңа карап: «Кызыгыз нинди зур үскән! Әтисенәме, сезгәме күбрәк охшаганын һич кенә дә аңлый алмыйм, әмма чын чибәр булып үсәчәк. Минем күз – алмаз!» – дип, яшь әнинең күңелен күтәрә.
Ә күршесе кызын балалар бакчасына илтеп, регистратурага эшенә килә һәм табибка иртәгәсе көнгә язылып, бүген килеп баскан әбигә, гадәттәгечә, кычкырасы урынга: «Ярар, борчылмагыз. Кайвакытта мин дә шулай оныткалыйм. Бер минут утырып торыгыз, ә мин табибтан сорыйм әле, бәлки сезне бүген кабул итәр», – дип тынычландыра.
Әби, табибка кергәч, гадәтенчә, әгәр дә таләбен үтәмәсә иң югары урыннарга шикаять юллаячагы белән куркытып, авыруны бер мизгелдә дәваларлык очсыз дару язып бирүен дауламый, ә: «Мин бит әле бөтенләй акылдан язмаган, картлыкның дәваланмаганын аңлыйм, тик сезнең янга эшкә йөргән кебек йөрүем өчен гафу итегез инде, доктор», – ди.
Табиб, кич өенә кайтканда, кинәт әбине искә төшерә һәм кызганып куя. Һәм гомернең тиз узуын уйлап, күңелендә туган талпыну белән якындагы кибеттән чәчәкләр, торт сатып ала да, бөтенләй башка якка юл тота.
Йорт янында машинасын туктатып, өченче катка күтәрелә һәм ишек шакый. «Мин монда, беләсеңме ни уйладым... Ну, нәрсә инде без комлыкта уйнаучы балалар кебек бөтен нәрсәне бүләбез?! Менә мин сиңа торт алдым. Һәм, менә, чәчәкләр... Тик алар, кулымда сумкалар аркасында, бераз сытылган. Бәлки рәтләнерләр?» «Һичшиксез рәтләнерләр, – дип җавап бирә яшь хатын, – без аларны реанимацияләрбез. Ә миндә яңалык! Күз алдыңа китер: мин бүген уяндым һәм тәрәзәгә карадым, ә анда кактусым чәчәк аткан. Күрәсеңме?»
Фото: ясалма интернет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев