Моңсуланып яшьлек хатирәләрен искә төшереп, уйланып утырганда бер вакыйга искә килеп төште. Алтынчы классны тәмамлагач, урман кисәргә җибәрделәр, Думба урманына. Ул Ульяновск өлкәсе белән Әлки районы чигенә урнашкан бик калын урман иде.
Без, унлап кеше, «Чуаш кичүе» яисә «Кәчи» дигән чуаш авылына тукталдык һәм бер чуаш апасына фатирга кердек. Һәр көнне эшкә киткәндә бер кеше кизүгә кала иде. Ул эштән кайткан хатын-кызларга ашарга пешереп тора иде. Бер көнне миңа да чират җитте. Ул көнне чуаш әби эшкә бармады. Көмешкә куарга тотынды. Мин бер чиләк бәрәңгене әрчеп куйдым да казан бушаганны көтеп утырам. Шунда чуаш әби, минем игътибарны җәлеп итү өченме, булган хәл дип, авыл кырыенда мунча кадәр генә ишелгән бер өйне күрсәтеп, менә нәрсә сөйләде:
- Ул карчык өендә ялгыз гына яши иде. Ике тәрәзәле иске өйдә берүзе. Бер көнне авылда бер ят кеше пәйда була. Ул чана тартып авыл уртасыннан үткәнне авылның күп кешесе күреп кала. Ул авыл башындагы шушы мин сөйләгән әбигә фатирга керә. Чанасын әбинең кәҗә абзарына салам астына күмеп куя. Әби аны чәй эчерә һәм үзенең кечкенә генә караватына урын җәеп бирә, үзе мич башына менеп ята. Бу ир караватына ятмыйча идәнгә генә ята, ә башын бусагага куя. Төнлә әбинең тышка чыгасы килә башлый. Чыгып барганда ир, уянып, әбине беркая да чыгармый. Әби, куркып һәм шикләнеп, төн буе йокламый. Шикле кеше гырлап йокыга киткәч, әби тиз генә мич башыннан төшә дә ...
Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән
Тулырак - газетабызның алдагы саннарның берсендә.
Нет комментариев