Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бүләкләр хуҗалы булды

Шөкер, 2025 елның беренче яртыеллыгында да газетабызның тугры укучылары безнең белән. Хәтта, быел дусларыбыз ярыйсы гына арткан да. Без моңа бик тә, бик тә шатбыз һәм бәйрәм каникуллары төгәлләнгәнен дә көтмичә, җиң сызганып эшкә керештек. «Яшел Үзән»не үз иткән хөрмәтле райондашларыбызга һәр саныбыз белән сөенеч бүләк итәсебез килә, язмаларыбыз файдалы, кирәкле булсын дип тырышабыз.

«Бүләк» дигәннән, квитанцияләрен редакциябезгә юллаган абунәчеләребез арасында җирәбә уйнатканыбызны һәр подписка кампаниясе вакытында хәбәр итәбез һәм әлегәчә сүзебездә тормый калганыбыз юк. Ул бездә гадел уздырыла дип, кулыбызны йөрәгебезгә куеп әйтә алабыз. Әлеге процессны теләгән һәркем күзәтеп бара алсын өчен, җирәбә уйнатуны инде берничә ел рәттән туры эфирда үткәрәбез. Бүләкләребез берәр почмакта тузан җыеп, кирәксез килеш ята торган түгел, ә көнкүрештә кулланылып, кул астына эләккән саен, «эх, менә бит ичмаса, рәхмәт яусын «Яшел Үзән» редакциясенә», дип әйтерлек. Вәгъдә иткәнчә, бу юлы да квитанцияләр җирәбәсе камералар астында узды һәм ун ра­йондашыбыз өчен әзерләнгән бүләкләр хуҗалы булды. Без аларның исемлеген бирәбез һәм киләсе хисап сессияләрендә таратачакбыз.

Мәдинә Әдиятуллина – Яшел Үзән (К.Маркс ур.) – таба;
Роза Ягудина – Норлат (Космонавтлар ур.) – сабын дозаторы;
Шәйхетдинова Ф. – Бакырчы (Садовая ур.) – электр чәйнеге;
Гайнетдинова Н.Х. – Чүрчиле (Поперечная ур.) – фен;
Гатауллин А. – Күгеш (Гагарин ур.) – миксер;
Фәхретдинова З. – Чүрчиле (Поперечная ур.) – термос;
Рафикъ Нигъмәтуллин – Күгеш (Гагарин ур.) – плед;
Гөлфәния Фәттахова – Зур Өтәк – аяк киеме киптергеч;
Розалия Батталова – Норлат (Садовая ур.) – электротвертка;
Мингазова Н.Н. – Карашәм (Новая ур.) – фонарь.

Кадерле дуслар, әгәр дә мөмкинлегебез булса, һәр абунәчебезгә бүләк өләшер идек, әмма юрганыбызга карап аягыбыз­ны сузарга туры килгән шартларда да сезне һичьюгы шулай сөендерү юлын таптык. Әллә ни кыйммәтле булмасалар да, һәрберсе ихлас күңелдән. Сез дә шулай кабул итеп алырсыз дип ышанабыз.

Шуны да өстәп әйтәсе килә: хөрмәтле газета укучыларыбыз, әйдәгез яраткан басмабызны бергәләп эшлик, киңәш-тәкъдимнәрегезне ишетергә бик шат булачакбыз. Шалтыратыгыз, языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев