Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләге кыйммәт түгел, биргәне кыйммәт

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына яраткан «Яшел Үзән» газетасына язылу төгәлләнеп, менә инде әлеге чорның өченче саны дөнья күрде.

Арабызда яңа дусларыбызның артуы тагын да шатлыклы, безнең белән бергә булуыгызга чиксез рәхмәтлебез!
Һәм инде, вәгъдә иткәнебезчә, сездән килгән квитанцияләрне туры эфирда «уйнаттык»,
күпләрегез карагандыр һәм, бәлки, кайсыгыз да булса үзегезнең исем-фамилиягезне ишетеп,
сөенгәндер.  

 

Менә алар, җирәбәдә чыккан бәхетле бүләк отучылар:
1. Җәүдәт Әдиятуллин – Мамадыш-Әкил авылы – пар утюгы;
2. Гөлшат Зәйнуллина – Күгеш авылы – чәйнек;
3. Шәйхиева М.А. – Олы Карагуҗа авылы – таба;
4. Вәлиуллин Г.Х. – Яшел Үзән ш., Засорин ур., 11 – пар утюгы;
5. Альмира Шакирова – Күгеш авылы – кер юу порошогы;
6. Хәбибуллина Ф.Х. – Каратмән авылы – плед;
7. Ләйсән Шакирова – Айдар авылы – урын-җир комплекты;
8. Исмәгыйлева Г.И. – Зур Күлбаш – сөлгеләр комплекты;
9. Каюмова З.К. – Олы Карагуҗа авылы – бакча кәнәфие;
10. Сабиров М.Х. – Каратмән авылы – аш бүлмәсе өчен җыелма.
Биредә исемнәре күрсәтелгән райондашларыбызны котлыйбыз һәм бүләкләрен редакциябезгә
килеп алуларын үтенәбез.


РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ИҢ УҢГАН ПОЧТАЛЬОНЫ
Бүгенге көндә, ни кызганыч, почтальоннарыбыз сафлары сирәгәя, ә бит алар газета-журналларга язылучылар өчен генә түгел, авылларда яшәүче олы яшьтәге халык өчен хезмәт күрсәтүче алыштыргысыз кешеләр. Почтальоннан башка барыбызның да тормышы катлаулана, алар ярдәме белән башкарылып килгән эшләр, көтелмәгән проблемаларга әйләнә. Шуңа күрә почта хезмәткәрләренең кадерен белик.

«Яшел Үзән» газетасына подписка чорында районыбыз почтальоннары үз хезмәтләренең осталары булуларын һәм эшләрен яратуларын исбатлады, кампанияне уңышлы йомгакладык, бик зур рәхмәт аларга! Хәтерләсәгез, алар арасында да бәйге игълан иткән идек һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәбез. Җиде почта элемтәсе бүлекчәсеннән катнашкан 16 почтальон арасыннан түбәндәгеләр җиңүче булды:

I урын – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәте
өчен Акъегет җирлегеннән Әлфия Җаббарова бүләкләнә;
II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен Түбән
Урысбага җирлегеннән Гөлгенә Ибәтуллина бүләкләнә;
III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эше өчен Норлат җирлеге
почта бүлекчәсе хезмәткәре Әлфинур Хәсәнова бүләкләнә;

Хөрмәтле почтальоннар! Тиешенчә бәяләнми торган авыр хезмәтегездә җиңеллекләр, уңышлар һәм зууур хезмәт хакы телибез! Басма матбугатның яшәве сезнең эшчәнлегегезгә бәйле. Газета- журналлар белән тулы сумкаларыгыз иңнәрегездә җиңел тоелсын, аякларыгыз талмасын, сәламәт
булыгыз!

Ә бәйгебездә җиңүчеләрне редакциябездә көтәбез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев