Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгенге көннән мәҗбүри медицина иминият (ОМС) полислары үз көченә керде

Яңа мәгълүматлар белән идарә итү тәртибе 1 декабрьдән өлешчә,ә тулысынча 1 гыйнвардан эшләячәк.

Хәзер Мәҗбүри медицина иминияте фонды иминләштерелгән затларның бердәм регистрын алып барачак. Мәгълүматлар анда РФ гражданлыгы туу яки кабул итү факты буенча барлыкка киләчәк. Асылда, кәгазь яки пластик полис иминиятләштерелгәннәр реестрында пациентның номеры язылган чыганак кына булачак.

Медицина учреждениесенә паспорт яки туу турында таныклык, шулай ук шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләрендә күрсәтеләчәк штрих-код белән генә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев