Бүген уллар – ир балалар көне!
Ел саен 22 ноябрьдә бөтен дөньяда гаилә бәйрәме – уллар көне, ягъни ир балалар көне билгеләп үтелә.
Бу көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә. Шулай ук бу көн уллары армия сафында хезмәт итә торган әти-әниләр өчен бигрәк тә кадерле.
Әмма малайлары инде үскән гаиләләр өчен дә бу дата әһәмиятле. Чөнки гаиләдә нәсел дәвамчысы, варис туу элек-электән чын могҗиза һәм чын шатлык булган. Әтиләр киләчәктә дус һәм киңәшче булыр дип уллары тууын көтсәләр, әниләр үз улларының яклаучылары һәм ярдәмчеләре булыр дип өмет итә.
Кем генә булмасын, балаларыбыз сәламәт, акыллы, игелекле, кешелекле булып үссеннәр! Уллары булган барлык әти-әниләрне котлыйбыз!
Кызлары гына булган әниләр дә күңелсезләнеп утырмасын, малай-оныклар алып кайтып бирерләр әле кызларыгыз.
Фотоларда редакциябезнең хезмәткәрләре үзләренең уллары белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев