Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген төнлә янгын сүндерүчеләр өч кешене коткарган, берсе һәлак булган

Ленин урамындагы 27нче йортта урнашкан подъездда төтенне биредә яшәүчеләр үзләре күреп алган.

Янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Алар килеп җиткәнче подъезддан 15 кеше эвакуацияләнгән була инде. Әмма бишенче каттагы тәрәзәдән бер хатын ярдәм сорый, ул баскыч мәйданчыкларындагы куе төтен аркасында үзе урамга чыга алмаган.

ПСЧ-53 янгын сүндерүчеләре өскә күтәрелгәч, 4нче катта ачык ишеккә тап булалар. Кара төтен нәкъ менә шуннан чыга торган була. Ишек төбендә диярлек бер ир утырып тора. Капюшон рәвешендәге коткару җайланмасы ярдәмендә аны шунда ук урамга чыгаралар.

Фатир эчендә тагын бер кешене табалар (соңрак, аның фатир хуҗасы булуы ачыклана). Ул яна торган диванда аңсыз ята һәм аяклары бик каты пешкән була. Аны шунда ук район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә озаталар.

Шулай ук янгын сүндерүчеләр махсус җайланма белән, берсе 4нче катта, икенчесе 5нче катта яшәгән тагын ике хатын-кызны эвакуацияли. Табиблар сүзләренчә, икесе дә углерод газыннан агуланган, тик аларның тормышына куркыныч янамый.

Фатирда янгын нәтиҗәсендә диван, иске әйберләр генә янган. Ә менә тәненең 78 проценты янган фатир хуҗасы исән калмаган. Реанимация бүлеге табиблары бүген иртә белән 48 яшьлек ирнең үлемен теркәгән. Аның янгын сүндерүчеләр коткарган шешәдәш иптәше хастаханәдә, аның 9% маңгае пешкән.

Янгын чыккан урындагы күпсанлы шешәләр һәм тәмәке төпчекләренә караганда, фаҗиганең сәбәбе - исерек хәлдәге фатир хуҗасының сүндерелмәгән тәмәкесе дип фаразларга була.

Мондый версиягә ЯТМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары ышана, алар хәзерге вакытта әлеге янгын факты буенча Тикшерү комитетына тапшыру өчен материаллар әзерлиләр.

Безнең районда янгын корбаннары саны куркыныч тизлектә артуын дәвам итә. быел утта 12 кеше һәлак булган инде! Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкырга артыграк (2021 ел – 5 һәлак булган кеше).

Уйланыгыз! Тагын бер кат үз өегездә куркыныч чыганакларны тикшерегез, балаларга, якыннарга, олы яшьтәге туганнарыгызга куркынычсызлык чаралары турында искәртегез һәм үзегез дә ут белән эш иткәндә бик сак булыгыз. Үзегезне саклагыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев