Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген тәрбиячеләр көне!

Тәрбияче - нинди искиткеч һөнәр! Ул хәтта һөнәр дә түгел, ә тулы бер миссия - мөһим, авыр һәм игелекле.

Чөнки нәкъ менә сез безнең балаларны тәрбиялисез, алар өчен кайгыртучан, зирәк, яратучы һәм гадел икенче әниләренә әйләнәсез. Сез безгә балаларыбызны үстерергә һәм алардан акыллы, яхшы, кыю, гади кешеләр ясарга ярдәм итәсез. Аларны тормышның иң мөһим этабына - мәктәп елларына әзерләргә булышасыз. Һәр көнне башкарган бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен рәхмәт. Бәйрәм белән!

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата

Эшегезгә тугры булганыгыз өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр

Мәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.

Күңелләргә берүк уелмасын
Төзәлмәслек тирән яралар.
Ходай сезгә сабырлыклар бирсен
Яратсыннар сезне балалар!
(Данис Фәхретдинов шигыре)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев