Бүген — Россия почтасы көне!
«Яшел Үзән» газетасы почта ящикларыгызда һәрчак булсын, яме!
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Технологияләр, мессенджерлар һәм онлайн-чатлар заманында яшәсәк тә, почта хезмәте безнең тормышта әле дә мөһим урын алып тора. Кемдер якыннарыннан хатлар, яраткан газета-журналларын көтә, ә кемдер интернет-кибетләрдән посылкалар ала.
Почта — ул озын юлларны якынайтучы, кешеләрне бәйләүче олы бер хезмәт. Бу өлкәдә хезмәт куючы һәркемне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, түземлек һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар телибез. Халыкка гел яхшы хәбәрләр генә ташырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев