Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген редакциябездә зур бәйрәм – бүлек мөдире, журналистыбыз Гөлнара Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтә

50 яшь ул – гомер ноктасының биек кыясы, шул ук вакытта хатын-кызның акыл туплаган, асыл, күркәм чоры.

Гөлнара, шушындый зур һәм матур бәйрәм көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз: озын гомерле һәм сәламәт булып, тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта, балаларыңның игелеген, рәхәтен күреп, ирең Илдарның җылысын, терәген тоеп, һәр көннән ләззәт алып яшә!

Ярдәмчел, юмарт, һәрчак төпле киңәшләрен бирергә әзер торучы, киң күңелле, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы Гөлнара кебек хезмәттәшебез булганда, безнең дә җаныбыз тыныч. Газета битләрен эчтәлекле, кызыклы, үтемле язмалары белән “эх” дигәнче, тутыра да куя. Менә шулай, киләчәктә дә кечкенә коллективыбызда бер гаилә булып, озак еллар иҗат итәргә, күңелле итеп эшләргә һәм яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, куанычлы гомер телибез.

Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Яратып һәм хөрмәт итеп, “Яшел Үзән”леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев