Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасы “Яшел Үзән”нең туган көне

Безгә күп тә түгел, аз да түгел дигәндәй, 27 яшь!

1995 елның 27 сентябрендә аның беренче саны дөнья күрде.

Күпме еллар узса да, максатыбыз бер – татар халкына хезмәт итү, телебезне, мәдәниятебезне, традицияләребезне, авылларыбызны саклау һәм үстерү.

Әлбәттә, “Яшел Үзән” заман белән бергә атлый. Сайтыбызны укучылар, социаль челтәрләребездәге яңалыкларны укып, фикерләрен җиткерүчеләр, гомумән безнең белән бер дулкында булучылар саны көннән-көн арта. Без – баш мөхәррир Илсөя Садыйкова җитәкчелегендәге команда, Аллаһ боерса, киләчәктә дә армый-талмый иҗат итәргә әзер. Сез – укучыларыбыз белән газетабыз да озын гомерле булыр дип ышанабыз. Бергә булыйк, дуслар!
 

Вас с байрамом поздравляю!
Коллектив Ваш бик яхшы!
Мин газету лично знаю,
Ей бәхет шлю от души.

Матурымкам-журналисткам
Мой үбеш передавай.
Егылмый пускай подписка,
Всех котлыйбыз! 

Денис Анисимов редакциябезне әлеге шигырь юллары белән котлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев