Яшел Үзән муниципаль районы Советының сигезенче сессиясе һәм дүртенче чакырылыш Яшел Үзән шәһәре Советының кырык икенче сессиясе узды
***
Көн үзәгендә түбәндәге бурычлар турында фикер алыштылар:
- Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгының, социаль өлкә объектларының 2025-2026 елның җылыту сезонына әзерлеге. 2025-2026 җылыту сезонына әзерлек турында ТКХ департаменты башлыгы Нияз Минһаҗев сөйләде.
- Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Зеленодольск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкен Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Раифа авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә тапшыру.
- Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Зеленодольск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкен Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Новополька авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә тапшыру.
Әлеге темалар буенча «Зеленодольск муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» МУ җитәкчесе Алексахина Анна Юрьевна чыгыш ясады.
- Зеленодольск шәһәре Советының һәм Зеленодольск муниципаль районы Советының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану.
Михаил Афанасьев Зеленодольск районында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру һәм «Күрше фест» ишегалды бәйгесе турында сөйләде. 4 ел эчендә Зеленодольск районында 371 ишегалды ремонтланган, быел 60 йорт территориясе төзекләндерелә.
Шәһәребез мэры шулай ук киләсе сайлаулар турында да искә алды, сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә оештыруны йөкләде.
МХО белән бәйле сораулар да читтә калмады һ.б.
Соңыннан шәһәр башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев