Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген иртә белән Успенка авылында мунча янган

Фаҗига иртәнге биштә булган.

112 номеры буенча, Успенкада Зеленая урамында йорт януын һәм эчендә кешеләр калуын шаһитлар хәбәр итә.

Урынга килгән 53нче янгын-коткару часте подразделениесе мунча януын ачыклый. Өстәвенә,ут инде бөтен бинаны колачлаган була. Утның күрше биналарга таралуы куркынычы туа. Янәшәдә урнашкан торак йорт куркынычсыз ераклыкта урнашкан, янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләре мөстәкыйль чыккан.

Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада бастыра, өстәвенә, биредә су белән тәэмин итүдә проблемалар булмый. Мотопомпаны участок артындагы буага урнаштыралар. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе мунча мичен кору һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, елның салкын вакытында төзек булмаган мичләр аркасында мондый янгыннар ешрак була бара. Узган ялларда Яшел Үзәндә Гайдар урамында мунча янды. Мунча торак йортка якын булганлыктан, ут йортның түбәсенә дә зыян китерергә өлгерде. Бәхеткә, янгын вакытында бетерелде һәм кешеләрнең торагын тулысынча юк итүдән саклап калып булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев