Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәнгә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин эш визиты белән килде

Депутат Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән берлектә «Яшел Үзән» индустриаль паркында булды.

MIR Group компанияләре төркеме хуҗасы Тимур Егоров беренче чиратның беренче цехы буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде.

"Яшел Үзән" индустриаль паркында барлыгы 8 корпус төзү планлаштырылган, 20 мең кв.м. мәйданда производство булдырачак, бу 1000ләп эш урыны дигән сүз.

Еврокомплект паркының төп резиденты - «Империя окон Поволжье» дилерлык челтәре һәм "Вот такие окна" ваклап сату челтәре җитештерү линиясенең эшләтеп җибәрү-җайга салу дәвам итә. Предприятиедә җитештерүне тулысынча автоматлаштырганда 500 кеше эшли. Чыгарыла торган продукция күләме елына 270 000 кв.м.

Шулай ук икенче чиратта җиһаз җитештерү өчен 3 корпус һәм светодиод яктырткычлар төзү планлаштырыла.

Тимур Егоров делегацияне "Яшә, эшлә, ял ит" проектлары концепциясе, "Яшел Үзән" микрорайоны һәм Яшел Үзәннең 90 еллыгына багышланган Volga Village Medical Spa& Welness Resort шәһәр читендәге клуб белән таныштырды, аны төзү Әйшә авыл җирлегендә 2023 елга планлаштырыла.


Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев