Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәндә, Башкала урамының 27нче йортында «Бию» дип исемләнгән мурал, ягъни сурәт ачылды

Бу Татарстан рәссамы Даниил Сергеевның эше, ул «Формарт» стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабында җиңүче.

Рәсемдә стилизацияләнгән татар костюмындагы яшь кыз сурәтләнгән. Аның күзе еракка төбәлгән, бу исә яхшы киләчәк булдыру теләген символлаштыра. Аның күлмәгендә татар мотивлары, бизәкләре чагыла. Шулай ук монда Зөя утрау-шәһәре һәм Кол Шәриф мәчете күренә. Бу сурәт Яшел Үзәннең 90 еллыгына үзенә күрә бер бүләк булып тора. 

Чарада РФ Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев катнаша.

#яшелүзәнжурналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев