Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзән районының ике торак пункты – Карамалы Тау һәм Әйшә бистәләрендә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына, шулай ук җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар бара

Өч тавыш бирү участогында да хокук һәм тәртип бозулар күзәтелми, халык үз көенә, яшәгән җирлекләренә нинди дә булса файда китерердәй депутатларны сайлавын дәвам итә.

-Бүген ниндидер сайлау буласын ишетми дә калганмын, кибеткә чыккач, юл өстемдә урнашкан бинага беркетелгән язуны укып, белдем һәм нигә әле кереп чыкмаска дип уйладым да, тавыш бирергә булдым. Паспортым гел үзем белән кечкенә сумкамда йөри минем, яхшы булды әле, - дип сөйли Гөлфия ханым Фәйзуллина. Менә бит, шулай очраклы гына туры килеп, кереп чыгучылар да бар икән сайлау участокларына. Бик яхшы, димәк кешеләр бездә битараф түгел. Кемнәр үз җирлекләренә хезмәт итәрлек депутатлар булуын тели, тавыш биреп чыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев