Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының һәм Яшел Үзән шәһәре Советының бишенче чакырылыш сессиясе уза

Район һәм шәһәр үсешенең стратегик мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган чарада муниципаль берәмлекләрнең депутатлары, район башлыгы Михаил Афанасьев, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, ведомство җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Фото: Илсөя Садыйкова

Көн тәртибенә районның социаль-икътисади үсеше, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, инфраструктура объектларын төзекләндерү, бюджетны башкару һәм алдагы елга планлаштыру эшләре кергән. Шулай ук депутатлар тарафыннан кабул ителәчәк карарлар район халкының көнкүрешенә, социаль ярдәм чараларына, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә турыдан-туры бәйле.

Сессия барышында депутатларның сорауларына җаваплар биреләчәк, районны үстерүнең алдагы елларга перспективалары турында фикер алышу оештырылачак. Чара йомгаклары буенча кирәкле карарлар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев