Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген «Яшел Үзән» газетасында озак еллар журналист, бүлек мөдире һәм җаваплы сәркатиб вазифаларын башкарган, яраткан коллегабыз Гүзәл Юныс кызы Минһаҗева гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә

Сез һаман да унсигездә кебек...

Бүген «Яшел Үзән» газетасында озак еллар журналист, бүлек мөдире һәм җаваплы сәркатиб вазифаларын башкарган, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, хезмәт ветераны, яраткан коллегабыз Гүзәл Юныс кызы Минһаҗева гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә. 

Шул уңайдан хезмәт юлын бергә узган коллегаларының да әйтер сүзләре бар:Луиза Кашапова, «Яшел Үзән» газетасының

беренче баш мөхәррире:

– Гүзәл Минһаҗева «Яшел Үзән» газетасының башында торучыларның берсе. Һәрвакыт активлыгы, эшчәнлеге, төгәллекне яратуы белән аерылып торды. Ул җаваплы сәркатиб булган чорда газетаның тулы, эчтәлекле, матур сурәтле булуында шик юк иде. Гадел, олыларга карата игътибарлы, мәрхәмәтлелеге белән дә тирән хөрмәт уята. Бүген Гүзәлебез лаеклы ялда, әмма газетадан китсә дә, һаман җәмәгать эшендә кайнап яши. Газета белән кызыксына һәм бу сыйфатлары аның чын журналист булуын исбатлый. Озын гомер, бәхетле тормыш сиңа, яраткан Гүзәлебез.

Люция Шәрәфиева, «Яшел Үзән» газетасының икенче баш мөхәррире (хәзерге көндә «Болгар» радиосының яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире):

– Гүзәл! Исеме җисеменә туры килеп тора аның. Эше дә, тормышы да башкаларга үрнәк! Безнең редакциядә Гүзәл кебек үз эшенә үтә дә җавап­лы караучы булмагандыр да ул! Хаталарны кичерми, мәкалә язса «коеп куя», аның янына хәбәрчеләр тартыла иде. Гүзәл бүген дә, лаеклы ялда булса да, тынгысыз җан! Авыл бетә дип лаф оручыларга, Кече Шырданны үрнәк итеп китерәм. Туган җирләрен яшәтү өчен нинди генә матур эшләр башкармый алар. Монда Гүзәлебезнең дә өлеше бар. Ир хакын, туган хакын хаклап яши, бу яктан да безгә өлге ул! Гүзәлебез, юбилеең белән, сине! Тылың нык, барыр юлың озын, тормышта шатлыкларың күп булсын! Без яратабыз, сине!

Илдар Габидуллин, «Яшел Үзән» газетасының өченче баш мөхәррире, «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре:

– Гүзәл ханым «Яшел Үзән» газетасының башыннан алып эшләүче, төп җигелеп тартучы журналистларның берсе булды. Дөресен генә әйткәндә, газета эшенә кереп китүемә ул ярдәм итте дисәм, ялгыш булмас. Үз эшенең чын остасы, яшь журналистларның остазы булып җитеште ул. Бу олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Гаиләсе түгәрәк, тормышы бәхетле булсын. «Яшел Үзән» газетасы тарихына аның исеме зур хәрефләр белән язылырга лаек.

Илсөя Садыйкова, «Яшел Үзән» газетасының дүртенче һәм хәзерге баш мөхәррире:

– Мине «Яшел Үзән» редакциясенә җиңел кулы белән нәкъ менә кадерле остазым, коллегам Гүзәл Юныс кызы җитәкләп алып керде дисәм, ялгышмам. Икеләнгәндә бөтен уйларымны, фикерләремне тәртипкә салып, дөрес юлдан бару өчен юл күрсәтүче дә ул. Эшкә керешкәндә ныклы терәгем, тая­нырлык кешем дә сез булдыгыз. Гүзәл апа, алдыгызда башымны иеп зур рәхмәтләремне җиткерәм! Сезнең кебек бай телле журналистны, иң җаваплы сәркәтибебезне, редакциядә һәрбер эш өчен янып-көеп эшләгән хезмәттәшебезне көн саен диярлек сагынып искә алабыз. Күңелне бер әйбер генә тырнап тора – эштән иртә киттегез. Әле күп проектларны, идеяләрне тормышка ашырырлык көчле коллегабызны озату авыр булды. Гүзәл Юнысовна, сезгә бу матур юбилеегызда корычтай нык сәламәтлек, иҗтимагый эшегездә уңышлар, өегездә тынычлык, татулык, балаларыгызның рәхәтенә, рәхмәтенә төренеп, озак еллар яшәвегезне телим. Безне онытмагыз, редакциябездә һәрвакыт сагынып көтеп торабыз.

Күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән, «Яшел Үзән» редакция­се коллективы да шушы матур теләкләргә кушыла. Һәрчак шулай тормышны яратып, һәр көннән ләззәт алып, пар канатың Җәүдәт белән тигезлектә, улларыгыз Булат һәм Бәхтиярнең игелекләрен күреп, озак еллар гөрләп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. Яратуыбыз һәм хөрмәтебез чиксез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев