Бүген гармунчылар көне
25 ноябрьдә Россиядә гармунчы көне билгеләп үтелә.
Бас әле сагышларны,
Бас гармун телләренә.
Моң-зарлылар дөнья тулы,
Гармунчы берәү генә.
Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннар! Дөньяларга ямь бирүчеләр бит алар!
Дуслар! Хәтерлисезме, элек бер генә бәйрәм дә гармун моңыннан башка узмый иде. Ә хәзер гармун тавышлары кимеде, бөтенләй үк юкка чыкты дисәк тә дөрес булыр иде. Гармуннарга җырлаучылар да бармак белән генә санарлык.
Җәмәгать! Бармы арагызда, гомумән авылларда, гармунчылар? Комментарийларда языгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев