Бүген элеккечә яшәп булмаса да, тырышырга кирәк
#әйтәмәле
Менә шуны уйлап йөрим әле, кызлар, хәзер халык кемнәндер ярдәм көтеп утырырга өйрәнде, ә үзенең тамчы да эшлисе килми. Гел, башкалар тиеш, дигән фикерне алга сөрүчеләр бар.
Менә без мәктәптә укыганда ук, бала-чага башыбыз белән урамда үсеп утыручы чүпләрне чалгы белән чабып йөри идек. Укытучылар белән бергә юл буйларын чистартулар да күп булды. Һәм без моны шулай тиеш дип кабул иттек. Җирлектә урнашкан оешма хезмәткәрләре дә читтә калмады. Шулай бердәм булып, тирә-юнебезне ялт итеп куя идек.
Колхозда бот буе башыбыз белән бәрәңге, чөгендер, суган алу, язын кырларда салам яндырып йөрү, паркта техниканы чыгару өчен кар көрәү һәм башка бетмәс эшләр хакында әйтмим дә. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек.
Ә хәзер бала-чаганың гына түгел, урта яшьтәгеләрнең дә авыл өчен бармакка бармак сугасы килми. Элеккеге кебек каты куллы җитәкче җитми. Колхозлар таркалды, димәк хуҗа булып, авыл җирлеге башлыгы калды. Бүген элеккечә яшәп булмаса да, тырышырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев