Бүген бездә бәйрәм!
Редакциябезнең баш хисапчысы - Лилия Равил кызы Йарар гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Хөрмәтле коллегабыз, сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз!
Чын хисапчылар нинди була, дип сорасагыз, безнең Лилия кебек, дип әйтер идек. Грамоталы, төгәл, игътибарлы, ярдәмчел. Киләчәктә дә шушы сыйфатларны югалтмыйча, исән-сау булып, бергә озак еллар эшләргә, кызың Җәмиләнең уңышларына сөенергә, әниеңнең яратуын тоеп, матур тормышта гөрләп яшәргә насыйп булсын. Барлык уй-теләкләрең чынга ашсын, борчу-мәшәкатьләр сине читләп үтсен, гел шулай яшь, чибәр, бәхетле бул!
Яратып, «Яшел Үзән»леләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев