Бүген Бал Спасы көне
14 август – Бал Спасы. Бал Спасы Успение уразасының беренче көне булып та тора.
Бу көнне тере итүче Ару Кач беленгән. Бал Спасы умартачылар бәйрәме дә булып тора. Беренче Спаска умарта кортлары бал җыюдан, бал ясаудан туктый. Умартачылар бал аерта башлап, чиркәүләрдә аны аруландырганнар. Электән үк килгән ышанулар буенча, беренче Спастан соң гына бал ашарга яраган. Беренче Спаста баллы печенье, баллы прәнник пешергәннәр, яшелчәләрдән, бал кушып, салат ясаганнар, кунакларны җиләкле ашлар белән сыйлаганнар.
Бәйрәм белән, хөрмәтле умартачылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев