Бүген, 8 август, Халыкара песиләр көне
Ул 2002 елда песиләр турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм аларга ярдәм итү ысулларын өйрәнү максатыннан Халыкара хайваннарны яклау фонды тарафыннан оештырыла.
Җир шарының 80% халкы йортларында берәр төрле хайван тота. Беренче урында — песиләр тора. Песиләр тычкан һәм күсе тоталар, кайбер чирләрне дәвалау үзлекләренә ия булулары белән дә кешеләргә бик зур файда китерәләр. Песи асраучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак була икән.
Сезнең песиегез бармы? Булса, бу көнне аның өчен ничек оештырыр идегез?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев