Төзәткәнче, кисәтү яхшы.
9 августта Комаров урамындагы «Украина» сәүдә ноктасы янында канализация торбасы своды җимерелү нәтиҗәсендә канализация коллекторы өстенә грунт ишелде.
Гаҗәп тә түгел: бу коллектор тимер бетон торбалардан 1988 елда ук төзелгән булган. Озынлыгы 700 метр, тирәнлеге 6 метр. Җимерелгән вакытта, Аллаһка шөкер, беркем дә зыян күрмәгән. Әмма шәһәрдә мондый авария хәлендәге, җимерелергә торган торбалар бихисап.
Бүгенге көндә Водоканал хезмәте бу урынга кисәтү юл билгеләре куеп , койма белән әйләндереп алган. Юынтык сулар да суыртып алынган, җир эшләре башланган. Якын көннәрдә водоканал авариянең үзен бетерү эшенә керешәчәк.
Илсөя Завилейская
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев