Бу ялда – референдум. Килми калмагыз!
ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, 20 ноябрьдә республиканың 42 районының 851 авыл җирлегендә җирле референдумнар узачак.
Халыкка үзара салым акчасын күпме җыю һәм нинди максатларда куллану хакында сөйләшергә туры киләчәк. Муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссиясе референдумны узган дип тану өчен, анда халыкның яртысыннан артыгы катнашырга тиеш. Карар, аның өчен җыелган халыкның яртысыннан күбрәге тавыш биргәндә генә кабул ителгән дип санала.
Васильево шәһәр тибындагы бистәдә референдум белән беррәттән җирле үзидарә органнарына сайлап куелган депутатларга өстәмә сайлаулар да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев