БУ СУНЫ ЙОКЛАР АЛДЫННАН ЭЧСӘГЕЗ, НӘРСӘ БУЛАЧАК?
Көндәлек стресслар безгә тиешенчә ял итәргә бирми һәм ул ахыр чиктә йокысызлыкка китерә.
Бананның составында магний бик күп, ә ул төнге йокыны җайга салырга булыша. Ә корица безгә кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк.
Димәк, безгә шушы ике ингредиентны кулланып, тәмле генә түгел, ә файдалы ризык әзерләргә була.
Аны ничек итеп әзерләргә соң?
Ингредиентлар: 1 банан (кабыгы белән), кечкенә кәстрүлдә су, бераз корица (теләк буенча).
1нче адым: бананның ике башын да кисеп ташлагыз (башын һәм койрыгын)
2нче адым: бананны сулы кәстрүлгә салырга кирәк. Әгәр су минераль яки чистартылган булса, тагын да яхшырак. Аны 10 минутлап кайнатырга.
3нче адым: бераз корица салабыз. Татлы тәм өчен теләге булганнар аңа стевия дә сала ала. Стевия шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен тотрыкландырырга ярдәм итә.
Шушы кайнатылган бананлы суны эчсәгез — йокыгыз искиткеч булачак.
Кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшергә дә онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев